"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"
методическая разработка
Автор: Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна, учитель начальных классов, МБОУ "Хасаншаихская ООШ" Арского района, Хасаншаих, Республика Татарстан
В раздел начальное образование
“Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне”
1 а.б.
Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар! Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
1 укучы
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без, Сәлам сезгә безнең буыннан! Бар дөньяны бүләк итәр идем Әгәр килсә минем кулымнан! Үтә гомер аккан сулар кебек Ә күңел һич туймый яшьлектән. Йөзләрегез инде картайса да, Ник күңелләр болай яшь икән?
2 укучы
Бәйрәмегез котлы булсын, Табыныгыз мул булсын. Күңел шатлык б-н тулсын Ял кичегез гөрләп торсын.
3 укучы
Гел яхшыга өйрәтәсез Тыңлыйбыз Сезнең сүзне Һәр эштә үрнәк сез безгә Хөрмәт итәбез сезне.
4 укучы
Ышаныгыз, без мәктәптә Бик тырышып укыйбыз Кайгы – хәсрәтләр китерми Таянычыгыз булырбыз
5 укучы
Сызламасын газиз җаннарыгыз, Сызласа да аяк кулларыгыз. Озын гомер бирсен сезгә ходай Рәнҗемәсен кыз һәм улларыгыз 1
6 укучы
Еллар үтә диеп борчылмагыз Еллар үтү берни түгел ул Сау- сәламәт булып озак яшәү- Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
2 а.б.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
7 укучы
Безнең әбиләргә, дуслар, Хөрмәтем бик зур минем. Шундый кешеләр булганга Шатлана, туган җирем.
8 укучы
Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен Искә алып, дуслар, тагын бер Яңгыратыйк әле бу залларда Кайтавазын яшьлек таңының. Үтте инде яшь вакытлар дип Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән, Җыр биюгә булган гашыйклык. Безнең йөрәк әле һаманда яшь Онытмадык матур көйләрне Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне, Булсын дуслар сагынып сөйләрлек
“Картая мени соң йөрәк? җыры башкарыла
2 а.б.
Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар. 2
9 укучы
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк. Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк. Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
10 укучы
Бәйрәм итик шатланышып Туганнар бергә-бергә Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә
11 укучы
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең Күге аяз, җире гел чәчәк. Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә Без телибез якты киләчәк.
12 укучы
Уйныйк әле, җырлыйк әле Биик әле күп итеп. Безнең бәйрәм кичәбезне Сагынып сөйләрлек итеп
13 укучы
Мәрхәмәт, кешелеклелек, Изге уй, яхшы теләк. Җирдә яшәүче һәркемгә Һәр даим зарур, кирәк.
14 укучы
Өмет белән яшик, тик сынатмыйк, Ходай гына бирсен сабырлык. Матур киләчәкне яңартырга Бардыр әле җирдә саф орлык.
15 укучы
3
Телибез сезгә яшел җәйләр, Ап-ак карлы кышлар. Кышларда да, җәйләрдә дә Бәхетле минутлар. Ак төннәр телибез сезгә, Матур тыныч төннәр. Тагын ниләр телик сезгә Безнең Өлкәннәр. 4