Создание сайта учителя и воспитателя
Публикация авторских работ и материалов
Свидетельство о публикации на сайте

"Праздник урожая"

внеклассная работа

Автор: Каримова Альбина Ракитовна, учитель начальных классов, МБОУ СОШ с. Ялгыз - Нарат, с.Ялгыз - Нарат Татышлинского района, РБ



В раздел начальное образование




У ңыш бәйрәме

Катнашалар:Уңыш бабай, Гөлнара, Алма, Чия, Груша

Укытучы:

Күрәмсез дусларым, кәз килде тышта?

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Мисале зәгъфыран саргайды урман,

Игенчеләр игенне дә урган.

Такыр калды, татар башы кеби, кыр;

Азык эзли, оча тургай да пыр- пыр.

Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,

Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем.

Исәнмесез, кадерле балалар, ата – аналар, килгән кунаклар. Менә

шулай итеп Туган җиребезгә алтын көз килде. Ул безгә тук

башаклар,эндыр тулы иген, баз тулы яшелчә- җимешләр алып килде,

кыскасы уңышка бик бай булды ул көз. Һәм без бүген шундый уңыш

бәйрәменә җыелдык.

Уңыш бабай;
Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез, Гөлдәй матур киенгәнсез. Ниләр китердегез көзгә, Сөйләп бирегезче безгә!
Гөлнара
; Уңыш бабайга әйтегез; Җәй көне сез нишләдегез? Ничек җирне эшкәрттегез,
Ничек сез сулар сиптегез, Нинди уңыш үстердегез? Һәм китереп күрсәтегез.
Алма, Чия, Груша, Бодай бии- бии керәләр, тезелеп басалар.

Алма
Безнең өй түрендә үсте Зифа алмагач. Җыеп алдык алмаларын Аллангач, баллангач.
Чия
: Без бакчада үстердек Кызыл чияләр Алар безгә баш ияләр, “ Рәхмәт” дияләр.
Груша
: Сап- сары грушаалар, Ямь- яшел йөзем, Карасу- зәңгәр слива Өлгерде көзен. Уңыш бабай: Рәхмәт, балалар. Сез бик булдыклы, бик тырыш Шуңа мул булыр уңыш!
Гөлнара
: Уңыш бабай, Уңыш бабай! Яшелчәләрне күр әле.

Балалар кәрзидәге яшелчәләрне тотып шигырь сөйлиләр.

К

әбестә тоткан бала:
Безнең мәктәп балалары Яшелчә дә үстерә. Мәктәп глобусыннан зур, Мәсәлән мин – кәбестә.
Кабак тоткан бала:
Карагызәле бер генә Менә миңа кабакка. Турап куйсагыз, мин сыймыйм Хәтта тугыз табакка.
Б

әрәңгә тоткан бала:
Ә бәрәңге,бәрәңге! Бәрәңгене күр әле. Сап- сары бәрәңге белән Тирән базыбыз тулды.
Бодай
: Әйе менә мин - бодай, Тик бодай булса, ил бай!
Уңыш бабай:
Күрәм: малайлар һәм кызлар, Бик тырыш һәм уңган сез, Эш сөя һәрберегез, шуңа балкый йәзегез.

Укытучы:Бәйрәм булгач, җыр да ки рәк.Әйдәгез ,уңыш турында җыр

җырлап алыйк. ( “ Уңыш бәйрәмендә” җыры).

Балалар, эш беткәч уйнарга ярый, ди халык менә хәзер инде уеннарга

күчик.

Уеннар :
– Бәрәңге әрчү. бәрәңге җыры тыңлана – гөмбә җыю. – табышмаклар оту: 1.диңгезендә суы юк,Шәһәрендә өе юк, Урманында агач юк. Карта 2. Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз һәм күз белән җыялар. ( кәгазь , ручка, язу, уку) 3. Ак күлмәккигән, башы түшәмгә тигән. ( мич) 4. Башы тимер, кәйрыгы сүс.( энә белен җеп) 5. Кечкенә генә эт, өрми дә җибәрмидә.( Йозак) 6. БерӘү сөйли, икәү тыңлый ( авыз һәм колаклар) 9. Ике агай тездән, калышмыйлар бездән( Итекләр)
Конкурслар
1. Көзге мода. 2. Оригиналь букет. 3. Көзге сүрәт .

Подготовил и провела : Каримова А.Р

Октябрь 2016 год



В раздел начальное образование