Создание сайта учителя и воспитателя
Публикация авторских работ и материалов
Свидетельство о публикации на сайте

"Рус телле укучыларның сөйләм телен рәсемнәр аша үстерү"

методическая работа

Автор: Шакурова Рамиля Раесовна, учитель татарского языка и литературы, МБОУ Сош №3, город Бугульма



В раздел основное общее образование




Рус телле балаларның сөйләмен рәсемнәр аша үстерү
Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәм- гыять өчен төрле яклап үскән шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Белгәнебезчә, компетентлы укытучы-ул белемле,сәләтле, яңалыкларны тиз кабул итә, авырлыклар алдында югалып калмау сәләтенә ия булган шәхес.Заман укытучысы үз белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә, үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белергә тиеш. Компетентлы якын килеп укыту да авырлыклар да юк түгел. Татар һәм әдәбияты укытучыларын и чыганы - заман таләбенә туры килә торган укыту- методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча, интерактив кулланмалар чыга башлады. Алар мөгаллимнәребезнең ярдәмчесенә әверелде. XX гасыр укучысы-компьтерлашкан заман баласы. Хәзер инде сөйләп, яисә материалны китаптан укып кына, белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаганлыгы көн кебек ачык. Бүген дәрестә төп басым укучы белән укытучының үзара эшчәнлегенә ясала. Аеруча, укытучыга укыту ситуацияләре тудырырга кирәк була. Укучы дәрестә җанлы катнашучыга әверелергә тиеш. Минем бүгенге чыгышым рус төркемнәрендә белем алучы балаларның сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә аралашу компетентларын үстерүгә багышланды. Түбәндә тәкъдим ителгән биремнәрне, күнегүләрне укучылар игътибарына интерактив тактада яисә һәрбер укучыга рәсем, рәсемнәр җыелмасында бирерргә мөмкин. Әйтик, рус телле һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында рәсемнәр белән эшләүнең әһәмияте зур. Андый тип материалны кайбер татар сүзләренең мәгънәләрен ачу, сүзтезмәләр белән эшләү лырга, алдагы көн өчен
һәм типик фразаларны ныгыту максатыннан чыгып, дәрестә һәм дәрестән тыш та кулланырга мөмкин. Аеруча, сюжетлы рәсемнәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч булуы баланың рухи һәм аң үсешенә уңай тәэсир ясамый калмас, мөгаен.Эчтәлеге аңлаешлы булган бу рәсемнәр балалрның фикерләү, аралашу дәрәҗәсен,иҗади сәләтен үстерә, татар телен өйрәнүгә кызыксынуын арттыра, дөньяны танып белергә, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтә.
1- бирем.(2,3,4- слайдлар)
Рәсемнәргә карагыз. Җанлы предметларга сораулар куегыз.Нәрсәне күрәм? Бу күнегү, рус теленнән аермалы буларак, хайваннарга, кош-кортларга татар телендә нәрсә? соравына җавап бирүгә игътибар итү өчен тәкъдим ителә. Ул сүзләрне актив сөйләмгә кертү дә максат итеп куела. Рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә, тәрҗемә- төп элемент, ләкин татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткәндә, аеруча бәйлекләр белән эшләгәндә, сүзләрнең урнашу тәртибендә үзенчәлекләр сизелә: тәрҗемә иткәндә, рус телендәге “с “ предлогы сүз алдыннан килә ( играю с мячом ), (гомумән, татар телендә “с” предлогы юк).Татар телендә бәйлек иярүче кисәк белән ияртүче кисәкнең арасына урнаша. Бу моментка аеруча игътибар итәргә кирәк дип уйлыйбыз, чөнки бәйлекләрне дөрес кулланмау, җөмләләрдә кирәкмәгән кушымчалар өстәүгә китерә.Мондый кимчелекләрне түбәндәге күнегүләр аша бетерергә була
2- бирем. (5,6-слайдлар)
Рәсемнәргә карагыз. Схема буенча җөмләләр төзегез. Балалар нәрсә белән шөгыльләнәләр? Алар нәрсәләр
белән
уйныйлар?

Кыз (- лар ) таяк шар туп белән уйныйлар . кыршау машина Малай (- лар )

З-бирем. (7-слайд)
Рәсемнәргә карагыз һәм дөрес җавапны сайлап әйтегез(языгыз). Колхозчы кайда эшли? а) урманда б) кырда в) болында Тракторчы нишли? а) тырмалый б) сөрә в) чәчә Табиб кайда эшли? а) кибеттә б) мәктәптә в) хастаханәдә г) даруханәдә Малайның кайсы җире авырта? а) башы б) аягы в) тамагы г) теше
[ К]-[К]
4-бирем ( 8- слайд)
Исемнәрне өйрәткәндә,укучылар ясый торган төрле типик хаталарны бетерү максатыннан чыгып, түбәндәге күнегүне тәкъдим итәргә мөмкин.. Укучылар [°]-[ө]; [к],[к] кергән сүзләрне таба, аларны дөрес укый. Ул сүзләргә кайсы сүз ияргәнен ачыклый, сүзтезмә билгеләнә, ни өчен теге яки бу хәреф язылу кагыйдәсе искә төшерелә, табышмакның җавабы әйтелә, сүз төркеме билгеләнә. Шулай итеп кечкенә күләмле күнегүне эшләү барышында, орфография һәм морфология арасында тыгыз бәйләнеш барлыкка килә Табышмакларның җавабын табыгыз һәм авазларны аерыгыз. Көлтә-көлтә койрыгым, Селки-селки барамын. Кетәкләргә кереп мин Тавык-чебеш аламын.
Борыны озын,боты озын, Камышлыкта көнозын. Сазлык җирләрдә йөри, “Тату торыйк”,-ди. [O] - [Ө] Суда йөзә, Күктә оча, Җирдә йөри, , Ит белән сыйлый.
5-бирем. (9-слайд)
Уйлагыз һәм әйтегез. Шигырь юллары килеп чыксын өчен,бу сүзләрне ничек тоташтырырга?
6-бирем.(9слайд)
Санның кайсы төркемчәсе
–әү
гә бетә? Сүзләрне беренче хәрефләре буенча табыгыз.
7-бирем.(10-слайд)


Рәсем буенча сорауларга җаваплар бирү укучылар белән укытучы арасындагы аралашуны тагын да якынайта.Шул максатка ирешү өчен, түбәндәге рәсемнәрне кулланырга була. Малай нишли? Ул нәрсә кигән? Балык тотарга аның белән нәрсә килгән? Ул нигә килгән микән? Ни өчен аның кәефе яхшы? Ул ничә балык тоткан?
8-бирем (11-слайд)
Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман төрләрен ныгыту максатыннан чыгып, укучыларның мөстәкыйль рәвештә рәсемгә карап, җавап бирүләренә ирешү өчен, укытучы түбәндәге биремнәрне куллана ала. Уытучы, мондый тип .
күнегүләрне тәкъдим иткәндә, дирижер вазифасын башкара. Бу очракта артык сүз кирәкми. Укучыларның җавапларын алганнан соң, укытучы үзе йомгаклау сүзен әйтә.
9- бирем.
Рәсемгә карап, нишли? нишләде? соравына тулы җавап бирегез. 1вариант 2вариант Еш кына укучылар тәрҗемә эшендә хаталар ясыйлар. Мәсәлән, бара, кайта, китә фигыльләрен рус телендәге едет,возвращается,уходит, уезжает фигыльләре белән бутыйлар. Әлеге ялгышларны төзәтү эшен , минемчә,рәсемнәр аша ныгыту яхшырак булыр.
10-бирем (12-слайд)
Шакмак эченә сүзләрнең тәрҗемәсен языгыз.
11-бирем (13-слайд)
Укучыларга «Инфинитив+ярый,ярамый»темасын өйрәткәндә,минемчә,әлеге сюжетлы рәсем бик кызыклы булыр.Балалар рәсемгә карап, диалог төзиләр. Шулай итеп, балаларга аралашу ситуациясе тудырыла. Рәсемгә карагыз һәм схема,терәк сүзләр ярдәмендә бер-берегезгә сораулар, җаваплар бирегез. Нәрсә (-не), кая …… ярамый? (Терәк сүзләр: эләргә, куярга,салырга)
12-бирем (14-слайд)
Слайдта күрсәтелгән рәсем аша укучыларның аралашуга әзерлек компетентлыгын бәяләп була. Тәкъдим ителгән биремнәрнең күбесен телдән эшләү өчен файдаланырга мөмкин, шулай ук аларны язма сөйләм телен үстерүдә дә кулланырга була. Нәтиҗә ясап,шуны әйтергә була: укытуда компетентлы якын килү укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә,әгәр укучы мөстәкыйль белем алуга җаваплы карый икән, укытучының эше җайлана.Компетентлы якын килү укучының белем алуга омтылышы арттыра, киләчәктә югары уку йортында белем алуга мотивация тудыра.Компетентлы укучы тәрбияләү өчен,укытучы яңа шартларда эшләргә авырсынмаска, бик күп көч куярга тиеш.

Кулланылган әдәбият
1.Баранников И.В., Л.А.Варковицкая Л.А Русский в картинках.Ч. 1 М.: Просвещение, 1982.-176 с.,ил. 2.Баранников И.В., Варковицкая Л.А. Русский язык в картинках.Ч.2. М.:Просвещение, 1982.-176 с.,ил. 3.Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Педагогия училищеларының мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү бүлеге өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 1993.-255 . 4.Левицкая Г.К, Занимательная Г.А орфография: Пособие для учащихся 5-8 кл. сред.шк.-2изд.-М.: Просвещение ,1989.-128 с.: ил. 5.Төхвәтуллина Ә. “Укыту тәрбия эшендә татарча мультфильмнар һәм диафильмнар .-“Мәгариф, №11, 2015,22-24-б. 6.Трофимова С. “Чор һәм Мөгаллимлелек”-“Мәгариф, №1,2015,17,18-б. 7.Шәймәрданова Н.,Тимергалиева Э. “ФДБС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү.”-”Мәгариф, №3, 2015.15-17-б.


В раздел основное общее образование