"Чибәр булу мөһим түгел, кирәк матур итеп яшәргә!" К.Шафикова
внеклассное мероприятие
Автор: Хальфатуллина Аниса Нурисламовна, учитель татарского языка и литературы, МБОУ СОШ с.Карманово МР Янаульский район РБ, МР Янаульский район Республики Башкортостан
В раздел основное общее образование
Башкортстан Республикасы Яңавыл районы муниципаль район
Администрациясе мәгариф бүлеге
Карман авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе
Әдәби-музыкаль кичә
«Чибәр булу мөһим
түгел, кирәк
Матур кеше булып
яшәргә”.
(К.Шафикова)
Башкарды:
Карман урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлфәтуллина Әнисә Нурислам кызы Карман
Материал эчтәлеге:
Чарада Кәүсәрия Шафикованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырыла, шигырьләре яттан сөйләнелә, җырлары җырланыла.
Чара буйынча самоанализ:
Кичәгә әзерлек барышында Кәүсәрия Шафикованың тормыш юлы
һәм иҗаты өйрәнелде, аның шигырьләрен сәнгатьле уку өстендә эшләнелде . Чара традицион формада төзелгән: шигырьләр, җырлар, бию, презентация. Кәүсәрия Шафикова язмышы мисалында укучылар өчен тормышта үз юлларын табарга, хаталар эшләмәскә, авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәнергә бик мөһим чара дип уйлыйм.
Чара планы:
Тема:
Чибәр булу мөһим түгел, кирәк Матур кеше булып яшәргә. (К.Шафикова)
Класс:
8,9,10,11
Максат:
-
укучыларны шагыйрәнең
үзенчәлекле тормыш һәм иҗат юлы белән
таныштыру, иҗатына ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;
- шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләү; аның сүзләренә язылган
җырлар тыңлау;
-укучыларда туган илгә,туганнарга мәхәббәт тәрбияләү, күңел матурлыгы төшенчәсен аңлату; -матур сөйләм телен үстерү.
Чараның структурасы:
1. Кереш өлеше. 2. Шагыйрәнең тормыш юлы. 3. Иҗат үзенчәлекләре.
Җиһазлау:
-шигырь җыентыклары; -компьютер; -проектор; -укучылар рәсемнәреннән күргәзмә.
Кичәнең барышы.
Әдәби- музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Кәүсәрия Шафикова портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрәнең китаплары куелган. Күргәзмәгә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырылган. Шагыйрәнең җыры яңгырый һәм залга бәйрәмчә киенгән балалар үтәләр.
1нче алып баручы:
Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар! Яңавылыбызның йөзек кашы булган шагыйрәбез Кәүсәрия Шафиковага багышланган әдәби – музыкаль кичәне башлыйбыз .
2нче алып баручы:
Кәүсәрия Фидаи кызы Шафикова гүзәл Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында 1948 елның 9 ноябрендә туган.Әнкәсе Тәскирәнең, әткәсе Фидаинең беренче кызы, аннан кала сеңлесе Илгизә. Якты дөньяга килгәч, әнкәсе ак биләүләргә салып биләсә дә, язмышы бик авыр аның.Бер яшьлек йөгереп йөргән бала полиомиелит чире белән чирли. Өшкерүче бабайлар да,медицина да чир алдында көчсез була, ул аякка баса алмый. Укырга мәктәпкә йөри алмый, укытучылар өйгә килеп укытып йөриләр.Аякларга басып йөри алмау зур бәхетсезлек дип саналса да, Кәүсәрия Шафикова үзе дә, калганнар да аны бер дә бәхетсез дип әйтә алмый. Чөнки шагыйрәнең барсы да бар: аны әти- әнисе ташламаган, яраткан кешесе янында, туганнары, яраткан эше- шигырьләре , туган җиреннән аерылып китмәгән.(1- 5нче слайдлар)
1нче алып баручы:
Бәләкәйдән үк һәр бала кебек ул төрле нәрсәләр белән кызыксынган: рәсем төшерү, гармунда уйнау, китаплар уку, әкренләп үзе дә шигырь-хикәяләр язу.Аның әти-әнисе дә аны чирле бит дип, яткырып кына тормаганнар, ә нәрсә белән булса да кызыксындырырга тырышканнар. Менә шушы кызыксынулар аркылы ул бу тормышта үз урынын тапкан. Шигъриятнең нәрсә икәнен ул Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабын укып чыккач аңлый, шуннан үзе дә кулына каләм алып язгалый башлый. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда «Коммунизм таңы» дигән район газетасында басылып чыга.(6-9нчы слайдлар)
2нче алып баручы:
Нинди кыйммәтләрне яктырта соң ул үз шигырьләрендә? Әлбәттә, кешенең гомере иң башта әти- әнидән башлана.Аның таянычлары, ышанычлары. Ул үзенең шигырьләрендә аларга рәхмәтләрен әйтә, ярату- сагынуларын белгертә.(10-12нче слайдлар)
Укучылар шигырьләре.“ Гөлләр күрәм”, “Әнкәйдән соң”,
“Гөлләр үстер”.
Күз алдымнан китми әнкәй бәгърем, Чәчәк аткан чакта гөлләрем.
Белдем инде, әнкәм исән чакта Гел кояшлы булган көннәрем. Колагымнан китми әнкәм тавышы, Мин ишетәм аны бүген дә: “Күренеп торсын күңел матурлыгың, Гөлләр үстер тәрәз төбендә. Гөл үстергән кеше яман булмый!” Әнкәм сүзләрендә хаклык бар. Минем җанда бары җырым итеп Бүләк итә торган сафлык бар!
1 укучы башкаруында җыр ”Әнием-яшел бишегем”( Риф Арслан
музыкасы)
1нче алып баручы:
Әлбәттә, кешене туган җирсез күз алдына китереп булмый. Һәрбер чын кеше үзенең туган җирен, туган авылын,илен яратырга, сакларга тиеш. Бу яктан Кәүсәрия Шафикова да чын патриот. Ул үзенең авылы, Яңавыл районы, иле белән горурлана. Бүә елгасы,урманнары, шәһәребезнең матурлыгы аны сокландыра, ул барыбызга да шушы күңелендә туган уй- хисләрне җиткерергә тырыша, табигатьне нечкә бер хис белән сөеп, шул сөю хисеннән кабынып, илhамланып иҗат итә.(13нче слайд)
Укучылар шигырьләре.“Бәйрәмдә”,” Горурлыгым”,
“Бүә буенда”
Ярларына тулып Бүә ага, Тир-ягы аның тал-тирәк. Шушы матурлыкны бер җыр итеп Яңгыратсын әле ут-йөрәк. Карап торам йөгрек дулкыннарга, Акчарлаклар чыр-чу киләләр. Ак болытлар йөзә,әйтерсең лә, Хыялларым җилкән кирәләр. Искән җилдә бары наз тоямын, Туган як бит, туган яккаем. Чәчәкләре шатлык бүләк итсә, Сафлык бүләк итә ак каен.
Җикән камыш, ак чук төнбоеклар Җырларыма керми каламы! Табигатькә гашыйк җаным барда, Каләмемне ташлый аламмы?! Ярларына тулып Бүә ага, Түгелер дә кебек чайпалып. Рәхәт дулкын кага күкрәгемә, Шатлыклардан торам чайкалып.
1укучы башкаруында җыр ”Авылкаем” ( Җәлил Гайбадуллин музыкасы)
Кызлар башкаруында “Татар биюе”
2нче алып баручы:
Аның шигырьләре тирән мәгьнәле, йөрәкләрне тетрәтерлек тә, шул ук вакытта сихри бер ләззәт белән шатландырырлык та. Кешеһәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый һәм бер матурлыгы да калмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны шагыйрә кешедәге иң матур сыйфатлар дип ассызыклый.
Укучылар шигырьләре.
“Бел”,”Бәхет юрадым”, ”Гөлләр шатлана…”,”Елмаям”, “Кеше хакында”,
” Гади булыйк”.
Гади генә булып яшик әле, Гадилектә була камиллек. Борыныңны күккә чөйгәнче син, Як-ягыңа кара иң элек. Гади генә әнә җир дә, күк тә Шушы инде яме дөньның. Гади генә булып, гүзәллеген Арттырасың гына син аның. Яратам мин гади кешеләрне, Гадиләрдән-гади мин үзем. Шигырь язам, ярлы күңелеңә Иңсен әле, диеп, тамчы-тамчы Энҗе-мәрҗәннәрдәй һәр сүзем.
1укучы башкаруында жыр”Ак каеннар” (Гөлнара Зиязова музыкасы)
1нче алып баручы:
Мәхәббәт кемне генә җилкендерми икән. Татар әдәбиятында һәр язучы, һәр шагыйрь аны үзе тойганча, үзе яратканча, үз хис- кичерешләре аша укучысына җиткерергә тырыша.Әлбәттә, бу сөю-янулар аны да урап узмаган. Рәфис Мөхәммәтдинов аның тормышында зур урын алып тора. Шушы хисләрдән бик күп шигырьләр иҗат иткән шагыйрә. (14-16нчы слайдлар)
Укучылар шигырьләре.
“Бүгенгедәй хәтеремдә” ,”Бүләк иттең”,”Гашыйк булдым”.
Бәхетле өнем бул.
Сусатма назыңа, сусатма, Суларган сусаган гөл итмә. Китсәләр кошлар гел китсеннәр, Син китмә, син китмә, син китмә, Суларган сусаган гөл итмә! Чәчәкле гөл булып яшәрмен, Нур сибәр кояшлы көнем бул. Үксеткән төшләрем булма син, Бәхетле өнем бул, өнем бул. Нур сибәр кояшлы көнем бул! Мин-сине, син мине сөюдән Тормышта мәңгелек ямь тусын. Яшәсен мәхәббәт гөлләре, Күзләргә шатлыклы яшь тулсын. Тормышта мәңгелек ямь булсын!
1укучы башкаруында җыр ”Син минем кояшым”.
2нче алып баручы:
Кәүсәрия Шафикова көзге айларның берсендә дөньяга килә. Бу хәл үзе генә дә ниндидер эчке бер мәгънәгә ия сыман. Көзен дөньяга килгән шагыйрә безнең як көзләренең матурлыгын җырлый, моңарчы беркем күрмәгән шигъри бизәкләрен таба.Әллә шуңа күрә дә аның көз турында шигырьләре бик күп.
Укучылар шигырьләре. “Гомер көзем”, “Көз, бир миңа бер матур җыр”,
“Көз яме”, Көзге яңгыр”,
“Көзләр җитте”.
Өзеп-өзеп ала көзге җилләр Ак каенның сары чукларын. Юк,юк,көче җитми сүндерергә
Йөрәктәге сөю утларын. Яшьлектәге кебек ялкынлы мин, Үтмәгән дә кебек язларым. Күзләремә баккан күзләреңдә Әле һаман тоям наз барын. Язлар үткән инде, көзләр җиткән, Ап-ак карлар явар иртәгә. Насыйп итсен Ходай, сөю белән Гомер кышларына җитәргә! биргән
2нче алып баручы:
Кәүсәрия Шафикова егермедән артык китап һәм йөзләгән җыр авторы, «Кызыл таң», «Өмет», «Яңавыл таңнары» газеталары, «Толпар», «Мирас», «Башкортстан кызы» журналлары лауреаты. “Аргамак” журналы редакциясе тарафыннан уздырылган Саҗидә Сөләйманова исемендәге конкурсның беренче премия лауреаты. Г.Чокрый исемендәге премия лауреаты. «Өмет» газетасының редколлегия әгъзасы. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.(17-22нче слайдлар)
1нче алып баручы:
Ул хатын-кыз, җиргә матурлык, наз өләшергә килгән изге зат. Шул яклап Ходай биргән сәләте белән бөтен кешеләрне сөендереп, тормышны гөлләргә төреп яши ул. Безнең кичәбезнең исеме итеп Кәүсәрия Шафикованың бер шигыреннән өзек алынды: Чибәр булу мөһим түгел, кирәк матур кеше булып яшәргә. (К.Шафикова) Димәк,шагыйрә әйтүенчә, тышкы матурлык бер нәрсә дә түгел, әгәр синең күңелең ямьсез булса.Ә кем соң ул чын кеше, матур күңелле кеше. Кәүсәрия Шафикованың шигырьләреннән күрүебезчә: ул-туган җирен,илен, әти-әнисен яраткан кеше, бу тормышта үз урынын тапкан, кешеләргә карата мәрхәмәтле, тәрбияле булган кеше.Әйдәгез, без дә шулай кешеләргә, илгә, туганнарга кирәкле кешеләр булыйк. Аны бүгенге көндә барсы да белә, аның шигырьләре, нәсерләре, хикәяләре яратылып укыла.
Кулланылган әдәбият:
1.Яңавыл бизәкләре: шигырьләр. —Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1994. 2.Ике аккош: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1995. 3.Берсе — кояш , берсе — ай: җырлар. — Башкортстан: Балтач, 2006.