"Туган авылым" паркы"
проект
Автор: Емельянова Светлана Николаевна, учитель географии, МБОУ "СОШ с. Село-Чура", с. Село-Чура, Кукморский район, Республика Татарстан
В раздел основное полное образование
Кукмара муниципаль районы Село-Чура авылы
урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Туган авылым” паркы
проекты
1
2015 ел Дөнья кешеләргә яшәү өчен кирәкле булган тормыш уңайлыклары белән тулы булганда, бар кеше дә үзләренә уңайлы итеп йорт-җирләрен төзекләндерү, фатирлар һәм йортлар салу, ял итү өчен парклар, чәчәкләр үстерү өчен бакчалар булдыру эшләре белән шөгыльләнә... Тик шушы матурлык дөньясыннан берничә адым читкә китүгә, әйләнә-тирәбездә ташландык, чүп үләне үскән, чистартылмаган урыннарга тап буласың. Туган йорт бусагадан башлана, диләр. Йортка кергәндә, әйләнә-тирәсенә күз салу да җитә. Йорт хуҗасы турында нәкъ менә шулар аркылы хөкем итеп була. Һәр кешенең туган йорты, туган нигезе бар. Ул – беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, иң беренче адымнар ясаган урын. Безнең өчен кадерле булган бу йорт – Югары Чура авылы. Аның киләчәге, төзеклеге, матурлыгы турында кайгырту – безнең төп бурычыбыз. Шуны истән чыгармаска кирәк: читтән килгән беркем дә безнең авылыбыз турында кайгыртмаячак. Без, чуралылар, бу эш өстендә җиң сызганып шөгыльләнергә тиешбез. Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындырып, чәчәк үстерү, ял итү өчен парклар, бакчалар булдыру – болар барысы да изге гамәлләр. Бу гамәлләрне башкаруда беркем дә читтә калмаска, өлкәннәр белән беррәттән яшьләр дә, мәктәп укучылары да үзләренең хезмәтләрен, көчләрен кертергә тиеш. Без, укучылар, үзебез яшәгән территориядә экологик проблемаларны өйрәнү белән кечкенәдән шөгыльләнә башлыйбыз. Бүгенге көндә безнең төп максатыбыз – әйләнә-тирә табигатьне саклау, авылларыбызның киләчәге турында кайгырту, аларны чиста тоту, тарихын өйрәнү. Шушы максаттан чыгып, без түбәндәге бурычларны билгелибез: - Югары Чура авылы җирлегендә булган экологик проблемаларны табу; - укучылар башкарып чыга алырлык эшләрне билгеләү; - эш планы төзү; - авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен ял итү урынын билгеләү; - ял паркы булдыру өстендә эшләү; - бу эшкә укучыларны, авыл халкын тарту. 2
Безнең Югары Чура авылы район үзәгеннән 30 чакрым көнбатыштарак, Нократ (Вятка) елгасының уң кушылдыгы Бөре суы бассейнында урнашкан. Аңа 18 нче йөздә нигез салына. Авылыбызның барлыкка килү, урнашу урынына игътибар итсәк, шундый нәтиҗә ясап була: авыл булып утыру өчен, кешеләр якында гына урманы, болыны, инеше, челтерәп аккан салкын сулы чишмәсе , калкулыклары булган урынны эзләгәннәр. Авылыбызның нәкъ уртасында, Куян тавы итәгендә, зур чишмә бар. Авыл халкы аны бүгенге көндә дә күз карасыдай саклый. Ул – авыл уртасында ямь биреп торучы Мәхәббәт чишмәсе.(Аны авыл халкы шулай дип атаган,чөнки гаилә корган яшь парлар аның татлы суыннан авыз итәләр. Авылыбызның хөрмәтле кешесе Герасимов Александр абый да, чишмәгә багышлап, “Мәхәббәт чишмәсе” исемле шигырен язып калдырган). 3
Ял итү өчен паркны нәкъ бүгенге челтерәп агып ятучы чишмә янында булдыру уңышлы дип саныйбыз. Авылыбызның осталары чишмәне яңартып, агачтан кечкенә генә өй төзеп куйдылыр. Өй эченнән чишмә чыгып, улак буйлап челтерәп ага. Билгеле булганча, Идел буенда яши торган башка халыклар кебек үк, борынгы бабаларыбыз аерым күл, елга, чишмә екбек су чыганакларына табынганнар. Хәзерге көнгә кадәр су чыганакларына карата сакланган зур ихтирам борынгы табынулардан килә. Чөнки күп кенә чишмәләрнең суы шифалы, дәвалану өчен яраклы. Керәшен халкында чишмә суларын аруландыруның аерым көннәре бар. 19 нчы гыйнварда “Кач ману” (Крещение) йоласын чишмәдә үткәрәләр. Кач манган 4
суны кешеләр ел дәвамында төрле авырулардан котылу, күз тиюләрне бетерү, йортны явыз көчләрдән арындыру өчен кулланалар. 19 нчы гыйнвар көнне чишмә янындагы күлдә, бәке тишеп, кешеләр суга чумалар. 2015 нче елда изге йоланы башкару өчен, уңайлыклары, чишенү, киенү урыннары булган махсус су керү урыны булдырылды. Бу корылма авыл уртасында ераклардан күзнең явын алырлык булып басып тора. Без яшәгән җирлектә сулыкларның, чишмәләрнең төзеклегенә, чисталыгына зур игътибар бирелә. Һәр яз саен, җир кардан арчылгач, авыл халкы чишмә тирәсен чистарта, әйләнә тирәсенә чәчәкләр утырталар. Әлбәттә, шаулап үсеп утыручы агачлар, хуш ис бөркеп утыручы чәчәкләр, челтерәп агып ятучы 5
чишмәләр булган җирдә яшәве- үзе зур бәхет ул. Авыл халкы гына түгел, килгән кунаклар да бу гүзәллеккә соклана. Балаларга, авыл халкына, кунакларга, юлаучыларга ял итү, аралашу, очрашу, хатирәләрне яңарту өчен шушы сихри, гүзәл табигать кочагында “Туган авылым” паркын булдырырга уйладык. 6
Проект чынга ашса, балаларның да, олылырның да очрашу, аралашу урыны булачак. Фонтаннар, балалар өчен уен мәйданчыгы, эскәмияләр, чәчәк аллеялары - барысы да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итәргә килгән халык өчен эшләнә. Парк - гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын. Бу паркта үзенә күрә бер мохит, матур тормыш, сәламәт яшәү рухы хөкем сөрәчәк. Кемдер матурлык белән хозурланса, кайберәүләр табигать кочагында көндәлек ыгы-зыгыдан ял итәчәк. 7