Напоминание

"Кышкы урман"


Автор: Яковлева Анна Григорьевна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ №10 "Маленький принц"
Населённый пункт: г. Набережные Челны
Наименование материала: конспект занятия
Тема: "Кышкы урман"
Раздел: дошкольное образование





Назад




Тема: “Кышкы урман”

Максат:

Балаларның иҗади фантазияләрен үстерү өчең, аларны гадәти булмаган эш алымнары

(чәнечке, мамык таякчык, бармак) ярдәмендә кыш билгеләрен таныштыруны дәвам итү.

Белем бирү бурычы.

Рәсем сюжетын һәм аны ничек сүрәтләүне балаларның үзләреннән уйлатып, аларның

иҗади омтылышларын көчәйтү.

Үстерү бурычы.

Табигать күренешләренә игътибар итү, алардагы үзгәрешләрне күрү сәләтен, балаларның

игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бирү.

Табигатькә карата кызыксынучанлык һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият,

иҗади сәнгать, музыка.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау, җавап, бармак уены, мактау, практик эш, бәяләү,

хәрәкәтле уен: “Кышкы урман”

Сүзлек өстендә эш: ап – ак, ак тун, ябалак, кызыл түш, төлке, кошлар эзе, чаңгы эзе,

чәнечке, мамык таякчык.

Алдан үткәрелгән эш: Кыш турында әңгәмәләр, рәсемнәр карау, саф һавада күзәтү,

шигырьләр, хикәяләр уку, сынамышлар һәм табышмаклар өйрәнү, агач рәсемнәрен

төшерү, сүзле – хәрәкәтле уен, бармак уеннарын өйрәнү.

ҖиҺазлар: Агач рәсеме төшерелгән альбом битләре, сулы банка, салфеткалар, ике төрле

пумала, гуашь, чәнечке, мамык таякчык, кыш рәсемнәре.

Шөгыль барышы

Тәрбияче: Хәерле иртә балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?

Мин бик шат.

Балалар, әйдәгез әле бар дөньяга сәлам әйтик буген.

Балалар: Хәерле иртә агачлар,

Хәерле иртә кошлар,

Хәерле иртә табигать,

Хәерле иртә дуслар.

Тәрбияче: Балалар , сез хәзер дәресне башларга әзерме?

Әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Ә кыш икәнен кайдан белдегез?

Балалар: Тышта салкын, кар ява, җылы киенәбез, суык тәрәзәгә рәсемнәр ясый, кошлар

җылы якка очып киттеләр...

Тәрбияче: Рәхмәт, дөрес әйттегез.

Әйтегез әле, ял көннәрендә әти әниләрегез белән урманга бардыгызмы?

Сез анда нәрсәләр күрдегез? Бармаган булсагыз киләсе ялларда барырга тырышыгыз, бик

күп кызыклы күренешләр күрерсез.

Балалар, безнең дә бит урманыбыз бар, хәтерлисезме, үткән дәрестә агачлар ясадык?

Килегез эле монда, карагыз. Безнең урманда кар җирдә генә. Ә сез телисезме, агачларга ак

туннар, җылы шапкалар кигертергә?

Тәрбияче: Ә кышкы урманда тагын ниләр күрергә була? Хәзер күзләрегезне йомып

уйлагыз әле, урманда кемнәрне күрергә була? Кем ничек күз алдына китерде кышкы

урманны, әйтегез әле?

Балалар: Кош, җәнлек эзләрен, төрле агачларны, ябалак, кызыл түшне, куянны, төлкене,

чангы эзләрен, агачлардагы карны.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес.

Хәзер алыгыз үзегезнең рәсемнәрегезне һәм урыннарыгызга утырыгыз.

Карагыз әле нәрсәләр бар сезнең өстәлдә? (чәнечке, мамык таякчык, пумалалар).

Балалар, сез үзегез сайлагыз кем нәрсә белән рәсем ясарга тели.

Әйтегез әле, йомшак карны нәрсә белән ясарга була?

Инсаф, кил әле күрсәт әле ничек чәнечке белән йомшак кар ясап була?

Зарина, бармак белән нәрсә ясап була? (кошларны, куянны...).

Тәрбияче: Рәхмәт бик дөрес.

Әйдәгез хәзер бармак уенны уйнап алыйк.

Буген иртән кар яуды.

Балалар сөенеп калды.

Кар агачта, кар җирдә,

Кар борында, кулларда.

Тәрбияче: Хәзер дөрес итеп утырыгыз да, музыка астында рәсемнәрне ясый башлыйбыз.

Музыка астында балалар рәсем ясыйлар.

Йомгаклау: Узегезнең рәсемнәргезне алып килегез әле.

Менә нинди матур кышкы урман ясадыгыз. Без хәзер кышкы урманда.

Әйдәгез әле кышкы сынамышларны искә төшерик:

1.

Кар калын булса, ашлык уңар.

2.

Кыш карсыз булса, җәй ярлы булыр.

3.

Чыпчык агачның очына кунса, көн салкын була, тубән ботакларына кунса, җил

чыга.

Уен: “Кышкы урманда”

1.

Кышкы урманга килдек

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен уңда

Ям - яшел чыршы сулда.

2.

Кызыл түшләр очалар

Бигрәктә матурлар алар.

Урманда рәхәт булсада

Өйгә кайтырга кирәк.

Тәрбияче: Хәзер әйбәтләп карагыз әле, кемнең рәсеме сезгә күбрәк ошады? Ни өчен?

(балалар сөйлиләр).

Сез буген барыгыз да тырышып матур рәсемнәр ясадыгыз, чын рәссамчылар булдыгыз.

Шуның өчен сезгә тылсымлы кар бөртекләре буләк итәм.

Безнең шөгел ахырына якынлашты. Хәзер балалар урыннарыгызны җыештра башлагыз.

Кунаклар белән саубыллашыйк.



В раздел образования