Автор: Сагутдинова Гульсу Кадировна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МАДОУ "Детский сад №23 "
Населённый пункт: г.Казань,Республика Татарстан
Наименование материала: Конспект организованной образовательной деятельности.
Тема: "Интегрированное занятие по познавательному развитию".
Раздел: дошкольное образование
Казан шәһәре Идел буе районының 23 нче номерлы балалар бакчасы
Зурлар төркемендә
интегральләштерелгән эшчәнлекнең
(сурәтләү һәм фэмп)
конспекты.
Тәрбияче :
Сагутдинова Г.К.
Казан 2017 ел
Максат: Кәгазь битендә ориентлаша белүне өйрәтү. Өч предметны аларның
биеклегенә карап чагыштырырга өйрәтү. Геометрик фигуралар турындагы
белемнәрне ныгыту. Пумала, карандаштан файдалану күнекмәләрен ныгыту.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Әсбаплар: саннар, һәр балага кар бабай сурәте, ак кәгазьләр, пумала, краска,
төсле карандашлар.
-Балалар, карагыз әле көн нинди матур бүген. Кояш елмая.
-Балалар,табигатьтә елның кайсы фасылы?( кыш )
-Балалар, ә кем белә нинди айлар кыш айлары?(декабрь,январь,февраль )
-Балалар, табигатьтә кыш икәнен без каян беләбез?(балалар җавабы)
- Дөрес. Балалар , ә кардан нәрсәләр ясап була?(кар йомарламнары,кар бабай)
-Әйдәгез без дә кар йомарламнары ясыйбыз. Бу кар йомарламнары белән
нәрсә эшләргә була? ( атышып уйнарга,кар бабай ясарга)Ә сез ничек кар
бабай ясар идегез сезнең кулыгызда бер генә кар йомарламы?(төркемләп 3
кеше кәгазьдән кар бабай ясау).Булдырдыгыз балалар.
-Балалар өстәлдә нәрсәләр бар икән, әйдәгез якынрак барып карыйк. Карагыз
әле безнең кәгазь астында нәрсәдер бар. Балалар бу бит безнең Кар бабай
килеп җиткән. Урамда нинди матур табигать. Ә кар бабайның кәгазь битендә
бернәрсә юк. Әйдәгез бүген шөгыльләнеп кар бабайга булышабыз. Ул безне
сәяхәткә чакыра. Барабызмы?(балалар җавабы)
Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә табышмак әйтәм:
Почмакларым юк минем,
Тәлинкәгә охшаган,
Кояшка да охшаталар,
Йөзеккә,тәгәрмәчкә.
Нигә әле исемемне
Тизрәк әйтеп бирмәскә?(түгәрәк).
-Бик дөрес. Түгәрәкне өске сул почмакка ясыйбыз. Бу түгәрәктән нәрсәләр
ясарга була?(балалар җавабы,эше)
- Ә хәзер Кар бабабыз алга таба атлап китте. Балалар сез ничек уйлыйсыз кая
килеп җитте кар бабабыз ?(балалар җавабы: өске, уң почмакка)
-Ә бу почмакта нинди геометрик фигура яшеренгәнен табышмак тыңлагач
белерсез.
Дүрт почмагым, дүрт ягым бар,
Барысы да тип-тигез.
Беркайчан да тәгәрәмим,
Йә, исемне әйтегез.(квадрат)
-Әйе. Әйдәгез квадратны ясыйбыз. Балалар квадраттан нәрсәләр ясап була?
(балалар җавабы,эше)
-Булдырдыгыз. Кар бабай юлын дәвам итә. Балалар кая килеп җитте?(Аскы,
уң почмакка).
-Бу почмакта нинди геометрик фигура яшеренгәнен тыңлагыз әле?
-Минем почмакларым тигез,
Квадратныкы шикелле.
Ләкин каршы якларымның
Озынлыклары төрле.
Сезнең алда йөзем ак,
Исемем ...(турыпочмаклык)
-Балалар, турыпочмаклыктан нәрсәләр ясап була?(балалар җавабы, эше)
-Юлыбызны дәвам итәбез. Балалар кар бабабыз кая килеп җитте.(уртага)
-Әйе, бик дөрес. Монда нинди геометрик фигура яшеренде икән, тыңлагыз
әле.
Мин –түгәрәк затыннан,
Тик ...
Ике яктан кысылган(овал)
-Бик дөрес. Овалдан нәрсәдән ясап була?(балалар җавабы,эше)
-Юлыбызны дәвам итәбез. Кар бабабыз кая килеп җитте(аскы,сул почмакка)
-Әйе. Табышмакны тыңлагач, монда нинди геометрик геометрик фигура
яшеренгәнен белербез.
Өч почмагым, өч ягым бар.
Төрле озынлыкларда
Була алалар алар
Минем матур исемемне
Игътибарлы булганнар
Тиз арада табарлар!(өчпочмак)(балалар җавабы)
-Әйе. Өчпочмактан нәрсәләр ясап була?(балалар җавабы,эше)
-Балалар , ә нинди чыршылар була?(биек, тәбәнәк)
-Балалар,кар бабай чыршы агачын ярата. Әйдәгез өчпочмак өстенә тагын ике
өчпочмак куеп, биек чыршы ясыйк. Бу чыршы янына тәбәнәгрәк чыршы һәм
иң тәбәнәк чыршыны ясыйк.
-Балалар чыршыбыз матуррак булсын өчен нәрсә эшләргәт була?(балалар
җавабы: бизәргә, уенчыклар эләргә)
-Әйдәгез иң биек чыршыга мин күрсәткәнчә уенчык элик(бер сан күрсәтәм).
Тәбәнәгрәк чыршыга шуның кадәр уенчык (бер сан күрсәтәм)элик. Ә иң
тәбәнәк чыршыга шуның кадәр уенчык (бер сан күрсәтәм)элик.
-Чыршыларыбыз матурланды әйдәгез ял итеп алыйк. Физкультминутка.
-Балалар кыш артыннан нинди ел фасылы килә?(яз)
-Ә яз җиткәч түбәләрдән нәрсә тама башлый?(тамчылар)
-Балалар әйдәгез тамчылар белән уйныйбыз. Кәгазьнең өске өлешенә биш боз
сөңгесе ясыйбыз.(ясыйлар.бер бала саный)
-Беренче боз сөңгесен буяп куйыйк. Беренче боз сөңгесеннән 3тамчы тама.
-Икенчесеннән бергә күбрәк тамчы тама?(бер-ике баладан ничә тамчы
ясаганын сорыйм)
Өченчесеннән 6 тамчы тама.
Дүртенчесеннән бергә күбрәк тамчы тама(бер-ике баладан ничә тамчы
ясаганын сорыйм)
Бишенче сөңгедән 8 тамчы тама.( бер-ике баладан ничә тамчы ясаганын
сорыйм)
-Тамчы тама башлагач,кар бабабыз эри күрмәсен әйдәгез аңа өреп суытыйк:
өф, өф, өф.
-Булдырдыгыз балалар. Рәсемебез матуррак булсын өчен әйдәгез фон
ясыйбыз. Пумала белән кәгазь битенә су тамызабыз. Аны кәгазь буенча
таратабыз. Пумала очын буяуга манып, очы белән кәгазь битенә таратабыз
-Балалар карагыз әле нинди матур рәсем килеп чыкты. Кыш бабабызны да
шушы рәсемдә калдырыйкмы?(балалар җавабы)