Напоминание

"Особенности работы учителя по новым стандартам "


Автор: Мустафина Кадрия Масгутовна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ-"Большекибякозинская начальная школа
Населённый пункт: С.Большие Кибя-Кози, Тюлячинский район, Республика Татарстан
Наименование материала: Доклад
Тема: "Особенности работы учителя по новым стандартам "
Раздел: начальное образование





Назад




Яңа Стандартлар буенча эшләү үзенчәләкләре.

.

2011 елдан беренче сыйныфлар яңа Федераль Дәүләт белем Стандартлары

буенча укытыла башлады. Алар буенча уку-укыту процессы белем, күнекмә

һәм компетенцияләр системасын үзләштерү, шәхеснең үсеше, рухи-әхлакый,

иҗтимагый,

гаилә

һәм

башка

кыйммәтләрне

кабул

итү

буларак

карала.

Стандартларның төп мәгънәсе, нигезе нәрсәдә?(Слайд) Башлангыч белемнең

максаты, төп нәтиҗәсе: универсаль уку гамәлләре формалаштыру , дөньяны

танып

белү

нигезендә

бала

шәхесен

үстерү.

Башлангыч

мәктәпнең

төп

бурычы:

баланы

белем

алырга

өйрәтү.

(Слайд).

Көтелгән

нәтиҗәләр:

дәвамчанлык, үсеш, укуда мөстәкыйльлек. (Слайд)

Белемнәр системасын,

универсаль

уку

гамәлләрен

формалаштырып,

төп

мәктәптә

белем

алуны

дәвам итү шартлары булдыру, уку мәсьәләләре чишкәндә үз-үзләрен көйли,

оештыра

белүгә

ирешү.

(Слайд).

Стандартларга

туры

китерелеп,

яңа

дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучыга ярдәмлекләр чыгарылды. (Слайд).

Укытучы эшчәнлегендә төп игътибар универсаль уку гамәлләре булдыруга

юнәлтелә.Алар

4

төркемгә

бүленеп

карала.(Слайд)

Шәхескә

кагылышлы,

регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре була.

Мин шуларның берсе - регулятив гамәлләр турында сөйләп үтәргә

булдым. Алар танып белү процессы белән идарә итәргә булышалар. Билгеле

бер

эшчәнлекне

оештыруны

планлаштыру,

тикшерү,

үзгәрешләр

кертү,

үтәлгән

эшнең

нәтиҗәлелегенә

бәя

бирүне

үз

эченә

алалар.

Яңа

гамәли

мәсьәлә белән очрашкач, укучылар мөстәкыйль рәвештә танып белү максаты

куярга тиешләр. Мәсәлән, язу дәресендә юл “эм “ хәрефен язарга кирәк. Алма

турында табышмак әйтелә, җавабы таптырыла.сүзне укыйлар. “Без бу сүзне

яза алабызмы?” соравы куела. Укучылар: ”Юк, чөнки юл эм хәрефен яза

белмибез”,- диләр. Димәк, дәрестә нишләрбез? Укучылар максатны үзләре

әйтәләр.”Хәрефне

язарга

өйрәнү

өчен

нишләргә

кирәк?

Безгә

бу

эштә

нәрсәләр ярдәм итә? Эшне нәрсәдән башларбыз?” сораулары куела. Монда

максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану күренә.

Максатка

ирешүдә

авырлыкны

җиңүгә

әзер

булу,

аны

чишү

ысулларын

эзләүгә

ихтыяҗ

булдырыла.

”Дәрес

ахырына

алма

сүзен

язарга

өйрәнербезме?” Бу-процессның киләчәген фаразлау, ирешеләчәк нәтиҗәне

алдан күрү. Хәрефне язгач, бирелгән үрнәк белән чагыштыру, хаталарны табу,

тиешле төзәтмәләр кертү була. (Слайд) Синең дәрестә иң матур язылган

хәрефең, сүзең кайсысы? Бу сорау үз эшчәнлегенең нәтиҗәсен яхшыртуга

ихтыяҗ булдыра. Дәресләрдә үз-үзеңне көйләү(үзрегуляция) бик мөһим. Бу

исә кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм шуларга ияреп гамәлләр кылу. Язу

дәресендә

ул

дөрес

утыру,

утыру

позасын

саклау,

ручканы

дөрес

тоту,

дәфтәрне тиешле авышлыкка кую. Үзрегуляциягә гамәлләрне таләп ителгән

вакытта

башлау

һәм

тәмамлау,

максатка

кагылышсыз

гамәлләрдән

тыелу,ихтыяр көче сәләтенә ия булу да керә.

Безнең районда авыл мәктәпләрендә Яңа Стандартлар буенча эшне

тормышка

ашыру

өчен

“Перспектив

башлангыч

мәктәп”

укыту-методик

комплекты сайлап алынды. Дәреслекләрнең тышына “ФГОС” дип язылган

тамга төшерелгән, димәк, алар яңа стандартларга туры килә. Бу дәреслекләр

белән эшләү өчен бала мәктәпкә кергәнче үк ныклы әзерлек үтәргә тиеш.

Чөнки дәреслекләр

кызыклы да, катлаулы да, хәреф

танымыйча укырга

кергән

балаларга

материалны

үзләштерү

авыр.

Аеруча

Азбука,

рус

теле

фәннәрен үзләштерүдә кыенлыклар бар.

Укытучыга дәресне оештыруда

дәреслек һәм эш дәфтәре бик нык ярдәм итә.

1 нче класста

математика

дәресеннән кечкенә генә өзек тыңлагыз.

Дәрестә 8 саны һәм цифры өйрәнелә. “2 атның ничә аягы бар?”- дигән

сорау куела. Ә 8 аяклы тереклек иясе буламы? Әйләнә-тирә дөнья дәресендә

алган

белемнәргә

таянып,

укучылар

үрмәкүч

икәнен

ачыклый.Хәзер

дәреслеккә мөрәҗәгать итәбез, Әминә белән Әмир безгә теманы өйрәнүдә

ярдәм итә. Шартлы билгеләргә карап, укучылар уйларга, сөйләргә, парларда

эшләргә

өйрәнә.(Слайд).

Беренче

сыйныфта

укучыларга

дәреслекләрдә

тәкъдим

ителгән

күп

кенә

биремнәр

коммуникатив

универсаль

гамәлләр

формалаштыруга

да юнәлтелгән.

2 нче, 3нче классларда да бу эш дәвам

ителә. Мәсәлән, “күршең калын сузыклы, ә син нечкә сузыклы сүзләрне

сайлап яз” кебек биремнәр.

2 нче класста төркемнәрдә эшләүгә күбрәк

игътибар

бирелә.

Балалар

дәреслекләрдәге

шартлы

билгеләрне

истә

калдыралар,

аларга

карап

эшчәнлекне

оештырырга

өйрәнәләр.Сезнең

игътибарга 2 нче класстагы математика дәресеннән бер өзек тәкъдим итәм.

Тема-мәсьәләнең кыскача язылышы. (Слайд) Тактага яки экранга мәсьәлә

өлешләре

язылган:

шарты,

таләбе,

чишелеше,

җавабы.Биредә

язылганнар

нәрсәнең өлешләре? соравы куела.Җавап алына. Мәсьәлә чишү җиңел эшме,

кемнәрнең бу эшне җитезрәк башкарасы килә? Безгә нәрсә ярдәм итәр?

Дәреслекнең 23 нче битендәге теманы укыйк. Кыскача язылыш. Сез моны

ничек

аңлыйсыз?

Балалар

үз

фикерләрен

әйтә.

Әминә

белән

Әмирнең

сөйләшүен укып, яңа темага кереп китәбез. Бу теманы өйрәнгәндә укучылар

төрле рәвештә бирелгән Мәгълүматны (текстны,

рәсемне, схеманы) кабул

итү һәм анализлауны кулланалар.Дәреслектә теманы үзләштерү өчен барлык

биремнәр дә бар. Дәресләргә әзерләнгәндә 1-2 сыйныфлар өчен Сәгъдиева

Илсөя

Тәлгатовнаның

математика

буенча

ярдәмлекләрен

куллану

бик

файдалы булды. Ләкин 3 классларда математика дәреслегенең рус телендә

булуы күп кенә кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә 2 сыйныфны бергә укытканда

бала русча текстны укып, үзе мөстәкыйль эшли тора алмый. Яңа чыккан

әдәби

уку,

татар

теле,

мөстәкыйль

эш

дәфтәрләре

дәрестәге

һәм

өйдәге

эшчәнлекне оештыру өчен бик уңайлы, укучыларга аңлаешлы итеп төзелгән.

Укытучы өчен методик ярдәмлекләр дә бар.

Дәреслек һәм эш дәфтәрләре һәр укучыда төп фәннәрдән генә түгел, ә

музыка, рәсем, технологиядән дә булырга тиеш.

Иң авыр дәреслек-Азбука булды. Ул рус мәктәпләре өчен язылган, татар

балаларына бик катлаулы. Укытучыга дәрескә әзерләнгәндә күп вакыт сарыф

итәргә туры килә.Менә Азбукадагы бер текст- “Лесная школа”. 1нче сыйныф

укучысына ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен үзегез дә күрәсез. (Слайд).

Чыгышымны тәмамлап, залда утыручы коллегаларыма хезмәтләрендә

уңышлар телим. Бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп эшлик.



В раздел образования